16+

Торакны интернет аша хосусыйлаштырып булачак

Электрон дәүләт хезмәте порталы халык арасында көннән-көн популярлаша бара.

Электрон дәүләт хезмәте порталы халык арасында көннән-көн популярлаша бара.

Уңайлы, җайлы, тиз булганга, күпләр электрон хезмәтләрдән файдалана. Бүген электрон хезмәт һәм сервислар аша кеше торак-коммуналь хезмәтләр, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар, балалар бакчаларына түләүләрне дә башкара. Портал аша табибка, балалар бакчаларына чиратка язылырга да мөмкин.

Казанда исә ел азагына кадәр тагын 25 муниципаль хезмәтне тулысынча электрон форматка күчерергә җыеналар, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Хәзер казанлылар торакны хосусыйлаштыру, милекне торак булмаган бина итеп рәсмиләштерү кебек хезмәтләрне дә интернет аша башкара алачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading