16+

ТРда илкүләм проект буенча 4784 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак

Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны дәвам итә.

ТРда илкүләм проект буенча 4784 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак

Татарстан Республикасында язгы урман культуралары сезоны дәвам итә.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, 20 апрельгә урман торгызу эшләре 611 гектар мәйданда башкарылган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда республикада «Экология» милли проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча барлыгы 4784 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылачак.

Шуның белән бергә Татарстанда урман культуралары сезоны кысаларында башка чаралар да үткәрелә. Шулай итеп, чокырлы урыннарда урман үсентеләрен утырту эшләре 480,7 гектарда, урман культураларын 465 гектар мәйданда тулыландыру эшләре башкарылган, урман питомникларында 1,35 гектарда орлыклар чәчелде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading