16+

ТР Дәүләт торак фонды соципотека буенча беренче кертем күләмен икеләтә киметте

Татарстан Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча беренчел кертемнең күләмен 2 мәртәбә киметте. 5% ставкасы 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Чараны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Элегрәк беренче кертемнең суммасы фатир бәясенең 10% тәшкил иткән иде. Яңалык бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә, шулай ук беренчел түләүләрне мөстәкыйль рәвештә җыючы оешмаларга кагылачак.

Башлангыч кертемнең кимүе күптән түгел учетка баскан һәм кирәкле сумманы тупларга, торак шартларын тизрәк яхшыртырга өлгермәгән гаиләләргә мөмкинлек бирәчәк. Яңалык шулай ук соципотекадан кабат файдаланырга ниятләүчеләргә ярдәм итәчәк. Мондый мөмкинлек бер ай элек барлыкка килде.

Хәзер Казанда торакның квадрат метры чиста эшләнештә 42,4 мең сум тәшкил итә. 60 кв. метрлы ике бүлмәле фатир алу өчен беренчел взнос күләме 127 мең сум тәшкил итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading