16+

Царевода быел белем йорты ачылырмы?

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Цареводагы мәктәптә тикшерү үткәрде.

Царевода быел белем йорты ачылырмы?

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Цареводагы мәктәптә тикшерү үткәрде.

Тикшерү программасы нигезендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре 1224 урынга исәпләнгән гомуми белем бирү мәктәбе төзелешен тикшерде.

Яңа уку йорты Питрәч районында «Царево» бистәсендә төзелә. Мәктәпнең гомуми мәйданы - 24625,2кв. метр. Проект кысаларында, 4 катлы мәктәп төзелеше бара. Биредә төшке аш залы, бассейн, медицина пункты, уку заллы китапханә, спорт, административ-көнкүреш, техник бүлмәләре булачак.

Мәктәп территориясендә спорт һәм уен мәйданчыклары, чаралар үткәрү өчен җәмәгать зоналары проектланган.

"Хәзерге вакытта объектта бизәү эшләре алып барыла, эчке инженер челтәрләрен монтажлау эшләре бара", - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов.

Мәктәпне ачу агымдагы елның сентябренә планлаштырылган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча хокук бозулар ачыкланмаган. Мәктәп «Торак һәм шәһәр мохите» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    ямсез исем

    Мөһим

    loading