16+

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары COVID-19тан прививка ясатты

Владимир Жаворонков инде коронавирус белән авырган булган.

Владимир Жаворонков инде коронавирус белән авырган булган.

16 апрель көнне Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары - Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков COVID-19тан прививка ясатты.
"Прививка ясатып, яңадан авырып китү мөмкинлеген минимумга калдырабыз, һәм бу авыруны якыннарыма йоктырмаячакмын дигән сүз дә әле бу адым", - дип шәрехләде Жаворонков.
Спикер сөйләгәнчә, ул инде коронавирус белән авырган һәм үзенең хатынын, әнисен һәм балаларын йоктырган. Яңадан йогышлы чир йоктырырга теләмим, ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading