16+

ТР ЮХИДИ башлыгы: һәлакәт фура йөртүчесе ялгышлыгы аркасында килеп чыккан (+видео)

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов Татарстанның Чистай районында биш кеше һәлак булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре турында сөйләде.

Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы Ленар Габдрахманов Татарстанның Чистай районында биш кеше һәлак булган коточкыч юл-транспорт һәлакәте нечкәлекләре турында сөйләде.

Һәлакәт 9 май көнне иртәнге бишләр тирәсендә Чистай Выселкасы авылы янында була. MAN фурасы йөртүчесе сөйләвенчә, ул зажигалка артыннан сузылган, игьтибарын юлдан берничә секундка читкә юнәлткән. Йөк машинасы микроавтобус баручы каршы юлга килеп чыккан. Каты бәрелүдән автобус юл кырыена ава. 

"53 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе тумышы белән Удмуртиядән. Вахта ысулы белән эшли. Почта илтеп тапшырырга юнәлгән. Һәлакәт вакытында фура тулысынча тулы булган - якынча 20 тонна. Мондый һәлакәттән исән калу мөмкилеге юк диярлек", - дип ачыклык кертте республиканың ЮХИДИ башлыгы.

Renault микроавтобусында тугыз кеше була. Алар Орскидан Казанга киләләр. Мөгаен, автомобиль шәһәрара такси буларак кулланылгандыр.
Һәлакәт нәтиҗәсендә каза урынында биш кеше үлгән, шул исәптән 38 яшьлек автобус йөртүчесе. Тагын дүрт кешене төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә китергәннәр. Медиклар сүзләренчә, аларның гомеренә берни дә янамый.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, фаҗига булган Казан-Оренбург юлы участогында 4 майда юл билгеләре яңартылган. Фура йөртүчесе нормаль хәлдә, йокысы туйган, рейска төнге сәгать берләр тирәсендә чыккан.

Хәзер һәлакәт урынында оператив штаб эшли, һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә кирәкле бөтен психологик ярдәм күрсәтелә, мәрхүмнәрне туган якларына кайтару мәсьәләләре хәл ителә. Барлык кирәкле мәгълүматны оператив штаб телефоны буенча алырга мөмкин: 8-927-249-66-16.
Хәзер фаҗига булган урында ЮХИДИ инспекторлары һәм тикшерүчеләр эшли.

Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, 9 май иртәсендә республиканың Чистай районында микроавтобус һәм фура бәрелешкән. Биш кеше һәлак булган. Төрле имгәнүләр алган тагын дүрт кеше хастаханәдә ята. Фаҗига урынында Татарстан Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров җитәкләгән оперштаб булдырылган.

Исегезгә төшерәбез, ике көн элек Татарстан Республикасы Әгерҗе районында Удмуртия кешесе юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарды, авария нәтиҗәсендә ике кечкенә бала, хатын-кыз һәм бу казада төп гаепле кеше вафат булган иде. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading