16+

Трассада тартма эчендә яңа туган бала табылган

Аны табучылар тартма эчендә көчекләр дип уйлаганнар. 

Аны табучылар тартма эчендә көчекләр дип уйлаганнар. 

Новосибирскиның Сосновка авылы тирәсендә трассада яшүсмерләр яңа туган бала салынган тартмага юлыккан, дип яза "КП-Новосибирск". Яшьләрнең әйтүенчә, тартма эченнән килгән тавышны ишетеп, алар анда эт балалары ята дип уйлаган. Якынрак килеп карагач, тартма эчендә бала ята икән. "Курчак кебек ятып тора иде. Аны киендермәгәннәр дә, чүпрәк белән генә төреп куйганнар. Янында шешә ята иде" дип сөйләгән алар. Узып баручы машиналарны туктатып караганнар, тик берсе дә туктамаган. Шунда бер яшүсмер әти-әнисенә шалтыраткан. Алар шунда ук килеп, баланы хастаханәгә  алып киткәннәр. Балага бернинди дә  зыян килмәгән, хәтта туңарга да өлгермәгән. Полиция баланың әти-әнисен эзли. Җинаять эше кузгатылган. Баланы хастаханәгә алып килгән гаилә аны кызлыкка алырга тели ди.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading