16+

Төрекләр Казанны төзекләндерә

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бутлеров - Некрасов урамнарындагы территориядә төзелеш проектын һәм "Шамов хастаханәсе бинасы" мәдәни мирас объектын реставрацияләү проектын карады.

Шамов хастаханәсе 1910 елда төзелгән, узган гасырның уртасында анда Казан дәүләт медицина университетының 1 нче шәһәр хастаханәсе урнашкан булган. Әлеге тарихи бинаны реконструкцияләүдә инвестор - Төркия компаниясе. Төзекләндерүдән соң Шамов хастаханәсен кунакханәгә бирү планлаштырыла.

- Проект кызык. Безгә тарихи объектны саклау һәм аның гамәлдә булуы мөһим, ди Рөстәм Миңнеханов проект белән танышу барышында.

Бутлеров-Некрасов урамнарындагы төзелеш проектына килгәндә, инвесторлар Мулланур Вахитов һәйкәле янындагы территориядә объектлар төзергә җыеналар. Кыскасы, һәйкәлле калкулык шул килеш кала, ә Бутлеров урамы ягыннан масштаблы төзелеш планлаштырыла. Рөстәм Миңнеханов Төркия партнерларына территориядә төзелешнең төрле вариантларын эшләүләре өчен рәхмәт белдерде һәм әлеге концепцияне Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән эшләп бетерергә йөкләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading