16+

Төрекмәнстаннан дәрәҗәле кунаклар Сабантуйга килә

Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбануглы Бердымухамедов 23 июньдә Татарстанга бер көнлек визит ясый.

Төрекмәнстан Республикасы Президенты Гурбануглы Бердымухамедов 23 июньдә Татарстанга бер көнлек визит ясый.

Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

- Габдулла Тукай исемендәге ”Казан” аэропортында Төрекмәнстан Президентын Татарстан Президенты, Дәүләт Советы Рәисе, Премьер-министр һәм Казан мэры каршы ала. Олы кунак хөрмәтенә почетлы каравыл сафы куела. Казан Кремлендә очрашу була, анда “КАМАЗ”, “Татнефть” җәмгыятьләре, КФУ, КГЭУ, “КЭР-Холдинг”, Иннополис университеты катнашындагы хезмәттәшлек турында сүз барачак. Татарстанның Төрекмәнстан белән узган елдагы сәүдә әйләнеше 23,9 миллиард долларны тәшкил иткән. Төрекмәнстан янә 250 “КамАЗ” үзбушаткыч йөк машинасына заказ биргән. Казаннан вертолетлар, Яшел Үзәндәге “ПОЗИС” заводыннан медицина һәм көнкүреш суыткычлары җибәреләчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымухамедов җитәкчелегендәге зур делегация Тынычлык бистәсендә татар халкының милли бәйрәме-Сабан туенда катнаша.

Татарстан Президенты 24 июньдә Германиянең Тюрингиясенә эшлекле сәфәргә кузгала. Лилия Галимова таныштырганча, Тюрингия җирлеге Премьер-министры Бодо Рамелов белән очрашу була. Анда Германиягә нефтьхимия һәм машина төзелеш продукциясе сату, шулай ук инвестицияләр һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек турында сөйләшелә.

“Татарстан-Тюрингия” эшлекле форумында Татарстанның сәнәгать һәм инвестиция мөмкинлекләре тәкъдим ителәчәк. Президент үзенең визиты вакытында Баухауст университеты һәм Эрфурт мәгариф үзәге эшчәнлеге белән танышачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading