16+

Тәҗрибәсезлек казага китергән

ТР Эчке Эшләр министрлыгы белдергәнчә, әлеге фаҗиганең төп сәбәбе игьтибарсызлык һәм тәҗрибәсезлек.

ТР Эчке Эшләр министрлыгы белдергәнчә, әлеге фаҗиганең төп сәбәбе игьтибарсызлык һәм тәҗрибәсезлек.

13 июльдә Казан - Шәмәрдән - Корсабаш автомобиль юлының 4 чакрымында Киров өлкәсендә яшәүче 28 яшьлек ханым «Опель Корса» автомобиле белән идарә иткәндә узып баручы «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән, шуннан соң ике машина да идарәне югалтып, каршы якка очып чыгалар һәм дамба астына тәгәриләр.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында "Лада Калина" автомобиле йөртүчесе - Кукмара районының Аш-Бузи авылында яшәүче 20 яшьлек егет, алган җәрәхәтләрдән, ашыгыч медицина ярдәме каретасында вафат булган. Аның 19 яшьлек пассажиры баш мие селкенүе сәбәпле хастаханәгә озатылган.

Моннан тыш, автоледи да авыр җәрәхәтләр алган, шулай ук хастаханәгә китерелгән.

Ике машина йөртүченең дә автомобиль иярләү тәҗрибәсе бары ике генә ел.
Юлларда сак булыгыз, өйләрегездә сезне якыннарыгыз, туганнарыгыз көтеп торуы хакында онытмагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading