16+

Төркия кыйммәтләнә

Доллар курсы үсүгә бәйле рәвештә россиялеләр өчен Төркиядә ял итү бәяләре артырга мөмкин.

Доллар курсы үсүгә бәйле рәвештә россиялеләр өчен Төркиядә ял итү бәяләре артырга мөмкин.

«Лира очсызлану нәтиҗәсендә, Төркиягә юллама бәяләре арзанаймаячак. Чит ил партнерлары белән бөтен исәп-хисап долларда ясала. Долларның Россия валютасына карата кыйммәтләнүен исәпкә алып, Төркия курортларына бәяләр дә күтәрелергә мөмкин. Туроператорлар фаразлавынча, алдагы сезонда Төркиядә ял итү бәяләре хәзергедән ким дигәндә 5 процентка кыйммәтрәк булачак», – диелә Россия Туроператорлар ассоциациясе хәбәрендә.

Ел башыннан алып Төркия лирасы долларга карата 40 процент кыйммәтен югалткан. Узган атна ахырында лира бәясе тагын да төшкән. 10 августта ул 14 процентка очсызланган. Бу – Төркия валютасы өчен тарихи минимум.
Лираның арзанаюы аркасында, Төркиянең күп кенә отельерлары кыен хәлдә калырга мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Аларның шактыенда валюта кредитлары бар, ягулык, көнкүреш химиясе һ.б. чыгымнар буенча исәп-хисапны валютада ясыйлар, дип искәртәләр Россия Туроператорлар ассоциациясендә.

Ләйсән Мөхәммәтҗанова, газета укучысы:

– Улым белән бу җәйне генә Төркиянең Алания шәһәрендә ял итеп кайттык. Путевка үзе ике кешегә 64 мең сумга төште, сәяхәттәге чыгымнар белән ял итүебез 90 меңгә җитте. Яр буендагы 4 йолдызлы кунакханәдә 10 көн буе рәхәтләнеп ял иттек. Бәяләр артуга карамастан, мин киләсе елга да нәкъ шушы шәһәргә, нәкъ шушы кунакханәгә барачакмын. Андагы ял бик ошады безгә. Балалар белән ял итү өчен дә Төркия иң яхшы урын, минемчә. Төрекләр балаларны бик ярата. Үзең генә берәр кая барып киләсең килсә, баланы аниматорлар белән калдырып була. Сочи, Кырымга караганда, Төркия бәя ягыннан да, табигать ягыннан да кулайрак инде.

Алия Габдрахманова, туристлык агентлыгы директоры:

– Дөрес, доллар күтәрелү аркасында, Төркиядәге ял кыйммәтләнде. Ләкин бәя артуның тагын бер сәбәбе бар – ял итүчеләрнең саны артты. Быел Казаннан Төркиягә туры самолет рейслары да артты. Сорау зур булгач, бәя дә үсә. Безнең хәзер Төркиягә «горящий турлар» да калмады хәтта. Казан туристлары, гадәттә, Анталия яр буйларын сайлый. Бу балалы гаиләләргә бик уңайлы, чөнки очу вакыты 3-3,5 сәгать кенә. Россия диңгез яр буйларындагы ялны чагыштырсаң, Төркиядә ял итү барыбер очсызрак чыга. Мәсәлән, Төркиядә бер кеше 40 меңгә бөтен уңайлыклары булган 4 йолдызлы кунакханәдә ял итә ала. Ә Россиядә бу бәягә иртәнге ашы булган пансионат кына эләгә. Төркиядән тыш татарстанлылар Тунис, Греция, Кипрны сайлый. Испания белән Италиягә дә сорау бар, ләкин азрак. Бер Татарстан туристы юллама өчен уртача 40 мең сум акча түләргә әзер.

Илмира Кәримова, сәяхәтче:

– Минемчә, киресенчә, Россия туристы өчен Төркиядә ял итү өчен иң уңай вакыт хәзер. Лираның бәясе долларга карата гына кимеми, сумга карата да очсызлана. Шуңа күрә акча алыштырганда, лираның сумга карата бәясенә игътибар итәргә кирәк. Күп кеше Төркиянең үзендә генә «Сбербанк» картасы белән сумны лирага алыштыра, алай отышлырак та, диләр әле. Дөрес, Төркиягә үз юлы белән йөрүчеләргә очкычка билет бәяләре күтәрелергә мөмкин. Ләкин яшәү, туклану киресенчә очсызланды. Ил икътисади кризис кичерә. Ләкин алар, туристлар исәбен арттырып, бу хәлдән чыгар дип уйлыйм. Мин Төркиянең унлап шәһәрендә булдым, әле һаман курорт зоналарына барып җиткәнем юк. Күңелемә яткан шәһәр – Истанбул. Ул туристлар өчен иң кыйммәт шәһәрләрнең берсе дә әле.


14 августка 1 доллар бәясе – 66,78 сум, евро – 76,16 сум

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading