16+

Төркия Россиягә аяк киемен ике тапкыр күбрәк кертә башлаган

Агымдагы елның җиде аенда Төркия эре сату базары булып торган Россиягә аяк киеме экспортын арттырган.

Агымдагы елның җиде аенда Төркия эре сату базары булып торган Россиягә аяк киеме экспортын арттырган.

"Анадолу" язганча, узган ел белән чагыштырганда, бу күрсәткеч 129 процентны тәшкил иткән.

Эгей экспортерлар ассоциациясе хәбәр иткәнчә, 2017 елның гыйнвар-июль айларында төрек экспортерлары, тире һәм күн эшләнмәләрен читкә чыгарып, 858 миллион доллар акча эшләгән.

Үткән елның шул чорында Төркия Россиягә 18 миллион долларлык аяк киеме саткан, ә хәзер исә бу кирсәткеч 41 миллион доллар дип билгеләнә. Шул рәвешле, Россия, күрсәтелгән вакыт аралыгында, Гыйрактан соң аяк киемен күпләп ала торган икенче ил булып санала.

Искәртеп үтәбез, төрек аяк киеме сәнәгате вәкилләре беренче тапкыр Мәскәүдә 2018 елда узачак Euro Bruising Moscow күргәзмәсендә катнашачак.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading