Россиялеләр утырган автобус һәлакәткә очраган.
Төркиянең Антальядан ерак түгел урында россиялеләр утырган автобус һәлакәткә очраган. Зыян күргән 7 ватандашыбыз хастаханәгә озатылган.
Йөртүче автобус белән идарәне югалту сәбәпле, автобус әйләнеп капланган. Яңгырлар яуганлыктан, юл юеш булган, дип яза "Российская газета".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
0
Комментарийлар