16+

Төркиягә диңгезгә кайчан барырга мөмкин булуын фаразладылар

Ростуризм россиялеләр июль аенда Төркия курортларында ял итә алачак, дип белдерде.

Ростуризм россиялеләр июль аенда Төркия курортларында ял итә алачак, дип белдерде.

Бу хакта федераль агентлык башлыгы Зарина Догузова хәбәр итте. "Төрек хезмәттәшләребездә мондый уңай динамика дәвам итәр дип өметләнәбез, җәйге курорт сезоны уртасына булса да, безнең гражданнарның төрек курортларына бару мөмкинлеге булачак", - диде ул. Элегрәк РФ Төркия белән авиаэлемтәне 21 июньгә кадәр туктатты, чөнки бу илдә СОVID-19 буенча эпидемиологик вәзгыять  катлаулы. Төркия курортлары Россия туристлары өчен 15 апрельдән ябык. Үз чиратында Төркия Россиягә имин туризм шартлары булдыру моделен тәкъдим итте, аның нигезендә очышлар беренче чиратта курорт төбәкләренә торгызылачак. Шулай ук Төркия ягы авиаэлемтәне тизрәк яңарту өчен Россия туристларына COVID-19 ачыклауга ПЦР-тестларны бушлай уздырырга әзер.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин коронавируска каршы вакцина кадату мәҗбүри түгел, әмма кирәкле эш дип санавын җиткерде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading