16+

Төркиягә ПЦР тестсыз кертә башлыйлар

Төркия Хакимияте яңа карар кабул иткән.

Төркия Хакимияте яңа карар кабул иткән.

Төркия Хакимияте яңа карар кабул иткән. Моңа кадәр бу илгә килгән 6 яшьтән зуррак балаларга да ПЦР тест тапшыру яисә ковид белән авырып терелү хакында белешмә булу шарт иде. Хәзер 12 яшьтән кечкенә балалар коронавирусны ачыклый торган тестлар бирмәсә дә була.

Коронавирустан прививка ясатучыларга сертификат булу да җитә. Вакцинаның икенчесен ясатканнан соң 14 көн вакыт үткән булу мөһим. 

Билгеле булганча, коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булганлыктан, Россия Президенты Влдимир Путин Төркия белән авиэлемтәләрне 15 апрельдән тыйган иде. Россия туристлары әлеге җылы илгә ял итәргә 22 июньдә генә китә ала башлады. 30 августка булган мәгълүматлар буенча, Төркиядә 1,5 млн россияле ял итәргә өлгергән инде.  

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading