16+

Төрле атадан игезәкләр тапкан

Кытайда бер хатын төрле атадан игезәк балалар тапкан.

Кытайда бер хатын төрле атадан игезәк балалар тапкан.

Балалар тугач, әти кеше “баланың берсе миңа охшамаган” дип, ДНК-тест ясарга була. Нәтиҗәдә бер баланың әтисе башка кеше булуы ачыклана. Бу сирәк очрый торган күренеш – суперфекундация. Ягъни күкәй күзәнәкләре төрле партнерларның сперматозоидлары белән аталандырылган.

Башка чарасы калмаган хатын-кыз иренә хыянәт итүен әйткән. Моңа каршы ире үз баласын гына тәрбияләячәген белдергән. 

Гадәттә суперфекундация күренеше хайваннарда күзәтелә. Кешеләрдә ул бик сирәк очрый. Әгәр хатын-кызның күреме вакытында берничә тәүлек аралыгы белән ике овуляция булса һәм шушы вакыт эчендә ул ике яки берничә ир белән җенси мөнәсәбәткә керсә, һәр партнерның сперматозоиды күкәй күзәнәген аталандырырга мөмкин. Нәтиҗәдә төрле атадан игезәк балалар тууы ихтимал.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading