16+

Төрмәгә утырып, улын үтергән кешедән үч алырга теләгән

Кеше үтергән җирендә махсус эзләр калдырган.

Кеше үтергән җирендә махсус эзләр калдырган.

Новосибирск өлкәсендә бер ир улын үтергән кешедән үч алу өчен махсус төрмәгә утырырга булган. Моның өчен бер кешене үтергән. 32 яшьлек бу ир төрмәдә бер утырып чыккан булган инде. Иректә аның улы белән хатыны калган булган. Тик хатыны бер ир белән яши башлаган һәм аңардан ике бала тапкан. Беренче иреннән туган малайны әнисе белән үги әтисе гел кыйнаганнар.

Бер тапкырында бала кыйналып үлгән. Хәзер ир белән хатын тикшерү изоляторында утыралар. Яңарак кына үлгән баланың әисе дә колониядән кайтып төшкән. Улының үлеме турында белеп алгач, бер пенсионер әбине үтергән. Шунда ук үзенең балдагын да калдырган. Полиция килгәч тә, тизрәк тикшерү изоляторына алып барыгыз, дигән. Ә бистә халкы тагын үлемнәр булмасын иде инде, дип тели ди.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X