16+

Түшәме ишелгән йортта яшәгән хезмәт ветераны тиздән яңа фатирга күчәчәк

Башкарма комитет хезмәткәрләрен дисциплинар җаваплылыкка тартканнар.

Башкарма комитет хезмәткәрләрен дисциплинар җаваплылыкка тартканнар.

Казанда тузган, түшәме ишелеп төшкән, кайнар суы булмаган йортта яшәргә мәҗбүр булган 84 яшьлек хезмәт ветераны Гөлфирә Вәлиева атна ахырына кадәр яңа фатирга күчәчәк. Бу хакта шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге хәбәр таралганнан соң, Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе һәм хезмәт тикшерүе үткәрә. Ветеранга "Салават Купере"да төзекләндерелгән фатир бүлеп бирү турында карар кабул ителгән.
Казан башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык һәм гражданнар яклавы мәсьәләләрен алып баручы урынбасары кисәтү, ә торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасары вазыйфаларын башкаручы шелтә алган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading