16+

Цифрлы телевидениене ничек карарга?

2019 елның гыйнварыннан Татарстан, бөтен ил кебек үк, «аналог»лы телевидение белән хушлашачак. Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРС) Татарстан филиалы белгечләре цифрлы телевидениегә күчү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.

2019 елның гыйнварыннан Татарстан, бөтен ил кебек үк, «аналог»лы телевидение белән хушлашачак. Россия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең (РТРС) Татарстан филиалы белгечләре цифрлы телевидениегә күчү өчен нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты.

Цифрлы телевидениегә күчү зур чыгымнар таләп итмәячәк, дип белдерде РТРС белгечләре. Теләсә кайсы телевизорны моңа тоташтырып була. Беренче чиратта, антенна кирәк.
Телевизорыгыз яңа икән, гомумән, бер- нинди кыенлыгы да юк. Иң заманча телеви- зор модельләре DVB-T2 стандарт тапшыру сигналын куллана – барлык кирәкле җайланмалар (ресивер) да аның корпусына ур- наштырылган. Антеннага тоташтырганнан соң пульттагы автоматик көйләү төймәсенә басуга, электроника цифрлы каналларны үзе эзләп табачак.
Элегрәк (2013 елга кадәр) чыккан телевизорларда ресивер булмаска мөмкин. Моны белү өчен җайланманың паспортын карарга һәм DVB-T2 стандартын куллану турындагы искәрмәне табарга кирәк. Әгәр ул юк икән, аерым приставка (ресивер) таләп ителәчәк.
Кинескоплы иске типтагы телевизорларны да цифрлы телевидениегә күчерергә мөмкин. Алар да цифрлы телевидениене кабул итсен өчен DVB-T2 сигналын тотучы приставка-ресивер сатып алырга кирәк булачак.
Приставканы берничә юл белән ялгап була – «тюльпан» дип аталган дүрт каналлы кабель, SCART яки заманча HDMI интерфейсы аша. Гадәттә, иске телевизорларда – «тюльпан», ә заманчаларда HDMI кулланыла.
Приставканы әлеге тоташтыргыч аркылы кушканнан соң, андагы «автоматик эзләү» төймәсенә басарга, телевизорны AV режимына күчерергә кирәк (бу төймә телевизор пультында бар). Шуннан соң приставка булган каналларны эзләп таба һәм сез цифрлы телевидение карый алачаксыз.


Антенна кайчан кирәкми?

Антеннаны аерым урнаштыру берничә очракта таләп ителми. Мәсәлән, сезнең өйдә коллектив антенна булганда. Бу очракта йортның идарәче компаниясеннән антеннаның DVB-T2 форматын тоту-тотмавы турында белешергә кирәк. Әгәр ул «цифр»ны тотмый икән, аны урнаштыру өчен гариза язарга мөмкин.
Шулай ук сез кабельле телевидение кулланганда да антенна кирәкми. Тамашачы кабельле телеоператор белән 20 бушлай каналны карау өчен килешү төзергә хокуклы. Әгәр оператор баш тарта икән, Роскомнадзорга шикаять язарга була.
Спутник тәлинкәсе эшләгәндә яки телевизорыгыз булмаганда да антеннаның кирәге юк.

 

Егор НИКИТИН

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading