16+

"Туган ягына кайтырга җыенган булган...": чит илдә яшәүче татар язучысы вафат

Ул туган ягына кайтырга җыенган булган, әмма өлгермәгән, дип язалар.

"Туган ягына кайтырга җыенган булган...": чит илдә яшәүче татар язучысы вафат

Ул туган ягына кайтырга җыенган булган, әмма өлгермәгән, дип язалар.

Финляндиядә яшәүче язучы Әлфирә Сундквист-Гәрәева вафат, дип Фейсбукта хәбәр итә Халисә Мөхәммәдиева.

Әлфирә Сундквист-Гәрәева 1955 елда Башкортстанның Октябрьский шәһәрендә татар гаиләсендә туган.

Ул Октябрьский мәктәбен тәмамлагач, Ленинградка китә, рус теле укыта. 1997 елда фин кешесенә кияүгә чыга, Хельсинкида яши башлый. Өлкән яшьтә иҗатка керешә. Финляндиядә, Германиядә китаплары чыга. Россиядә «Динара», «Билет в два конца», «Дождь зимой», «Лето-это когда тепло», «Месяц май». әсәрләрен чыгарып таныла. Россия язучылар берлегенә алына.

2018 елда "Динара" китабы Татарстанның Петербургта ны вәкиллегендә тәкъдим ителде. Ул туган ягына кайтырга җыенган булган, әмма өлгермәгән, дип язалар.

Чыганак: Интертат

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading