16+

Тугыз ел буе инвалид кызын сексуаль коллыкта тоткан

Түбән Новгород өлкәсендә акылга сыймаслык хәл булган.

Түбән Новгород өлкәсендә акылга сыймаслык хәл булган.

Кызына 14 яшь тулгач та, кызның әнисе акча эшләргә уйлый. Ул кызын төрле ир-атлар белән идән астына төшергән. Ирләр моның өчен хатынга акча түләгән. Кыз каршы килгән очракта, аны кыйнаганнар.

Кыз тәмугка тиң тормышта 9 ел яши. Ике ел буе ул идән астыннан бөтенләй чыга алмый. Шушы вакыт эчендә ул бер клиенттан бала таба. Әмма полициягә мөрәҗәгать итәргә курка. 23 яшь тулгач кына өйдән качарга көч таба.

Хәзерге вакытта кыз башка җирдә яши. Яхшы ир белән танышкан, аннан бала көтә.

Түбән Новгород өлкәсенең Тикшерү идарәсе исә бу тарих буенча тикшерү эшләре алып бара.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading