16+

Тугызынчы сыйныф укучысы мәктәпкә балта һәм пычак алып килгән: ике бала реанимациядә

Дүшәмбе, 13 февральдә, Казахстанның Петропавловск шәһәрендәге 4нче мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы сыйныфташларына балта һәм пычак белән һөҗүм иткән.

Дүшәмбе, 13 февральдә, Казахстанның Петропавловск шәһәрендәге 4нче мәктәптә тугызынчы сыйныф укучысы сыйныфташларына балта һәм пычак белән һөҗүм иткән.

Бу хакта "Казинформ"басмасы хәбәр итә.

Иртәнге 8дә малай мәктәпкә килгән. Бәдрәфкә кереп, сумкасында яшереп алып килгән пычак һәм балтаны алган. Аның гамәлләреннән өч яшүсмер зыян күргән: унынчы сыйныфта һәм тугызынчы сыйныфта укучы өч яшүсмерне җәрәхәтләгән.

Һөҗүм итүчене полиция хезмәткәрләре тоткарлаган. Җинаять эше “Ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә омтылу” маддәсе буенча кузгатылган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, һөҗүм иткән яшүсмер психиатрда исәптә тора.

Ике бала реанимациядә, аларның хәле тотрыклы. Өченче зыян күрүчегә амбулатор дәвалау билгеләнгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading