Мәрхүм егетләр педагогик профиль буенча 1 һәм 2 курста математика һәм физика укытучысы булырга укыган. Алар Тымов һәм Долин районнарыннан килгән булган.
Бу тулай торакта электр челтәре үткәргечләрен берничә ел элек кенә алмаштырганнар. Студентлар су җылыта торган титан ватык булгандыр дип фаразлый, диелә хәбәрдә.
РИА Новости шаһитлар сүзләренә сылтама белән хәбәр иткәнчә, студентлар су җылыткычтагы проблемалар турында тулай торак администрациясенә моңа кадәр дә әйткән булган. Тик аларга «куркыныч юк» дип җавап биргәннәр.
Узган төндә исә душ бүлмәсенең берсендә кычкырган тавыш ишетелә. Аннары ике егет ишекне ватып эчкә керә. Аларның берсе су кранын сүндермәкче була, аны ток суга.
«Бик каты итеп ток сукты, аны читкә алып бәрде, егетнең гәүдәсе ишекне терәтеп куйды. Өченче егет үткәргеч ватык булуын аңлап алган һәм щитокка барып, электрны сүндергән. Шуннан соң имгәнгән ике егеткә ярдәм күрсәтә башладылар», — ди студент кыз.
Комментарийлар