16+

Туристлар аркасында... сыерлар үлә башлаган

Авыл халкы борчыла...

Авыл халкы борчыла...

Башкортстанның Гафури районы  Юрмаш авылы халкы туристлар арасында популярлык яулаган Зилим елгасы буенда күмәкләшеп ял итүчеләргә карата канәгатьсезлек белдергән.

Урындагы контейнерлар  янында һәм яр буенда ял итүчеләрдән өелеп калган тау-тау чүп-чар гына авыл халкын кәефсезләндерми.

“Монда сыерлар үлә башлады.  Терлекләр чүп ашый да үлә, – дип язган шул торак пунктта яшәгән Индира Әхтәмова. – Моннан тыш, ял итәргә килгән кешеләр авыл буйлап балаларны да күрмичә югары тизлектә җилдерә. Зилим янында бәдрәфләр дә юк, кая карама кәгазьләр, салфеткалар, кеше нәҗесләре...”

Башкортстан белән идарә итү үзәге (ЦУР) бу хәбәрне Гафури районы хакимиятенә һәм  бу территорияне хезмәтләндерүче төбәк операторына (“Эко-Сити”)  юнәлткән. Проблеманы 6 июльдә премьер-министр Андрей Назаров үткәргән киңәшмәдә җитди өйрәнделәр. Фикер алышу нәтиҗәсендә төбәк операторы моннан соң чүп-чарны ешрак – атнасына ике түгел, 3 тапкыр – чыгарырга дигән карарга килгәннәр.

Чыганак: Өмет

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading