16+

“Туристлар Милли китапханәнең бинасына кызыгып керәләр”

Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина журналистларга чемпионат барган чорда оештырылган чаралар турында сөйләде.

“Туристлар Милли китапханәнең бинасына кызыгып керәләр”

Футбол буенча дөнья чемпионаты матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина журналистларга чемпионат барган чорда оештырылган чаралар турында сөйләде.

- Казан көннән-көн матурая, әле берничә ел элеккеге белән чагыштырганда гына да, танып булмаслык, - ди Сөембикә Җиһаншина. – Казандагы музейларның саны бик күп, аларның һәркайсы үзенчә кызыклы. Безнең Милли музей бинасы үзенең үзенчәлекле архитектурасы белән аерылып тора. Үзәктә, туристлар күп йөри торган урында урнашуы да зур роль уйный. Кызыкысынып музей карарга керүче башкалабыз кунаклары күп. Алар өчен китапханә буенча экскурсия оештырабыз. Хезмәткәрләребез татар, рус теллләрендә иркен сөйләшә, инглиз, немец һәм француз телләрен яхшы белүче китапханәчеләребез дә бар.

Милли китапханә директоры әйтүенчә, Казанның спорт шәһәре булуын исәпкә алып спорт тематикасына багышланган китаплар фонды булдырылган. Милли китапханәдә төрле тематик папкалар тупланып бара. 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты буенча да шундый тупланма булдырылган. Теләгән кеше чемпионат вакытында да, ул узганнан соң да, чемпионат узган барлык шәһәрләр матбугатында басылып чыккан язмаларны милли китапханәдән табып, таныша ала. Аларның электрон картотекасы да булдырылган.
 
Сөембикә Җиһаншина әйтүенчә, Милли китапханә тарафыннан чемпионат барышында күп төрле чаралар оештырылган. Шуларның берсе – 2013 елдан бирле уздырылып килә торган “Китапханә – паркта” мәдәни-укыту  чарасы. Әлеге китап укуны,  сәламәт яшәү рәвешен, спорт белән шөгыльләнүне популярлаштыруга юнәлтелгән проектта 800 дән артык кеше катнашкан, шул исәптән Астралия, Мисыр, Иран, Иордания, Марокко һәм АКШ туристлары. Башкала кунаклары Милли китапханә оештырган Сабантуйда бәйрәм иткән, 10нан артык төрле тематикага багышланган күргәзмәләрне караган.

Эльза Хамматова


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading