16+

Туристлар талкыш-кәләвәгә мәдхия укый

Сәяхәт итүчеләр гадәттә, чит шәһәрләр турында истәлекләр саклар өчен, сувенирлар алырга тырыша. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, сувенир сату бизнесы буенча лидерлар рәтендә барган Япония, Германия илләрендә елына 4 миллиард евро товар сатыла.

Туристлар талкыш-кәләвәгә мәдхия укый

Сәяхәт итүчеләр гадәттә, чит шәһәрләр турында истәлекләр саклар өчен, сувенирлар алырга тырыша. Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов әйтүенчә, сувенир сату бизнесы буенча лидерлар рәтендә барган Япония, Германия илләрендә елына 4 миллиард евро товар сатыла.

Россиягә бу дәрәҗәгә җитәргә ерак булса да, бездә сувенирлар җитештерү белән шөгыльләнүчеләр җитәрлек. Аеруча Татарстан бу өлкәдә үрнәк төбәк булып тора. «Безнең өчен сан түгел, сыйфат мөһим», – ди Җәүдәт Әхмәтханов. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган түгәрәк өстәлдә футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан Казанның туризм буенча дәүләт комитеты, Иске Казан бистәсе префектурасы, Роспотребнадзор идарәсе вәкилләре, эшмәкәрләр сувенир продукциясен сыйфатлы итү, бу өлкәдә кулланучы хокукларын бозмау турында сөйләштеләр.

Татарстан туризм комитеты рәисе урынбасары Артур Габдрәшитов әйтүенчә, былтыр Казанда 3 миллион 100 мең турист булып киткән. Быел футбол буенча чемпионат белән бәйле рәвештә, туристлар саны артачак, сувенирларга да ихтыяҗ булачак дип фаразлыйлар. Сувенирларны төп сату урыннары Бауман урамында, Иске Татар бистәсендә, тимер юл вокзалы каршындагы мәйданда, Казан Кремле, Галиәсгар Камал театры каршында булачак. Тәкъдим ителә торган товарларның Татарстан брендларын чагылдыруына да басым ясалачак.

Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге үткәргән сораштырулар буенча, туристларның күбесе сувенирның бәясенә һәм сыйфатына игътибар итә икән. Күпләр товарны махсус сувенир сату кибетләреннән сайлый. дөрес, чәк-чәк, өчпочмак кебек брендларны ашамлыклар кибетләреннән алучылар да бар. Түгәрәк өстәл оештырыр алдыннан сувенирлар сатыла торган кибетләрдә тикшерү дә уздырганнар. Баксаң, һәрберсендә диярлек тәртип бозу очраклары теркәлгән. Кызганыч, һәр товарга да маркировка куелмаган. Аеруча кечкенә капларда сатыла торган чәк-чәкләрнең җитештерүчесе кем икәнен дә белеп булмый икән. Дөрес сакланмаган, куллану вакыты чыгарга берничә көн калган товарлар тәкъдим итүчеләр бар. Кыйммәтле сырларның кибет киштәләрендә озак ятып күгәрә башлавы да сөендерми. Туристларның Татарстан сувенирларына карата кайтавазларын да анализлаганнар. «Чит ил кунакларының иң яратып ала торган сувенир ризыгы ул – чәк-чәк. Ә менә талкыш-кәләвәгә тулы бер мәдхия укый туристлар. Шулай ук ысланган каз, үзебездә җитештерелгән спиртлы эчемлекләр, бәлзәмнәр бик популяр», – ди Дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова.

Казан территориаль органында бүлек җитәкчесе Марсель Шаһидуллин исә товарларга ябыштырыла торган бәяләргә игътибар бирүне сорады. «Гадәттә, сувенирларга бәя язылган төрле төстәге стикер ябыштырылган була. Бу саннар нәрсәне аңлата? Суммы ул, евромы, доллармы? Читтән килгән турист моны ничек аңларга тиеш? Хәзер товарның бәяләр күрсәткеченә карата таләпләр гадиләштерелде.Товарның исеме белән бәясен күрсәтү дә җитә. Барысын да җиренә җиткереп, закон нигезендә эшләргә кирәк», – диде ул.

Футбол буенча дөнья чемпионатына исә һәр җитештерүче, туристларны җәлеп итәр өчен, үзенчәлекле сувенирлар әзерли. Кайбер серләрне безгә дә ачтылар: 3нче икмәк пешерү заводы Татарстанның төрле истәлекле урыннары сурәтләнгән 30 төрдән артык каптагы чәк-чәк чыгарса, «Татспиртпром» җәмгыяте исә футбол тубы, Казан-арена»ны чагылдырган штофлар (спиртлы эчемлек салынган шешәләр) әзерли.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading