16+

Туристларның агулануы буенча тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан

Туристларның Хургада кунакханәсендә агулануы сәбәпле Татарстанның тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Туристларның Хургада кунакханәсендә агулануы сәбәпле Татарстанның тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан.

Хәзер хокук саклаучылар зыян күрүчеләрнең туганнарын сораштыра.

Чит илдә булган гадәттән тыш хәлне җирле хокук саклаучылар тикшерә башлады.
Бу ялларда Хургаданың (Мисыр) AMC Royal Hotel кунакханәсендә ял итүче бер төркем кешеләр, шул исәптән татарстанлылар агуланган. Әлеге факт буенча "куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләр башкару, яки хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр иттеләр Татарстанның тикшерү комитетында.

Анда билгеләп үткәнчә, хәзер килеп чыккан хәлнең барлык шартлары билгеләнә һәм зыян күрүчеләрнең туганнарын сораштыру бара. Туристларның туганнары сүзләренчә, "барысы да кертелгән" системасы буенча кунакханәләрдә бер тапкыр кулланыла торган савыттан ашатканнар, бөтен җирдә пычрак һәм антисанитария. Агуланучыларның барысында да диярлек югары температура, косу һәм диарея күзәтелгән. 47 турист хастаханәгә эләккән, шул исәптән кечкенә балалар да. Бу вакытка аларның барысы да инде башка кунакханәләргә урнаштырылган, дип билгеләп үтелә. Ә теге гадәттән тыш хәл булган кунакханәне билгесез вакытка ябып куйганнар. Татарстанның тикшерү комитеты белән параллель рәвештә җирле прокуратура да бу хәлне тикшерү белән шөгыльләнә.
Мисыр полициясе белән аралашу өчен Россия Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре тарафыннан урында тәрҗемәче, шулай ук юридик ярдәм тәкъдим ителгән. Күп кенә агуланган туристлар якын көннәрдә өйләренә кайтырга ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading