16+

Туристларның - хокуклары, туроператорларның җаваплылыгы артты

Туроператорлар өчен мәҗбүри “Электрон юллама” системасы булдырылды.

Туристларның - хокуклары, туроператорларның җаваплылыгы артты

Туроператорлар өчен мәҗбүри “Электрон юллама” системасы булдырылды.

Россиядә туроператорлар өчен 1 гыйнвардан “Электрон юллама” системасы гамәлгә кертелә.Анда туроператорлар мәҗбүри рәвештә броньлау һәм турларга түләнү турында мәгълүмат кертеләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы. Системада һәр тур буенча уникаль номерлы документ формалашачак, бу – электрон юллама. Туристлар юллама номеры буенча онлайн режимында үз туры статусын күзәтә ала.
“Электрон юллама” бердәм мәгълүмат системасында авиабилетлар һәм кунакханәне броньлау һәм түләүнең барлык этапларын да башкарып була.
Электрон юллама туроператорларны клиентлар алдында үз вазифаларын үтәүне гарантияли. Туроператорлар үз вазифаларын башкармаган очракта “Турпомощь” ассоциациясе каршындагы туроператорларның җаваплылык фондына электрон юллама квитанциясе белән мөрәҗәгать итә ала. Система шулай ук Ростуризм, Роспотребнадзор, Финанс гарантияләр фонды, Федераль салым хезмәте, банклар һәм иминият компанияләре, туроператорлар, туристлык хезмәте провайдерлары белән мәгълүмат алмашуны тәэмин итәргә тиеш.

Фото 1ul.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading