16+

Twitterда 10 000 тамга белән язасың киләме?

Twitter микроблогында моңа чаклы иң күбе - 140 тамга белән язарга рөхсәт ителсә, озакламый бу чикләү бетерелергә мөмкин.

Twitter микроблогында моңа чаклы иң күбе - 140 тамга белән язарга рөхсәт ителсә, озакламый бу чикләү бетерелергә мөмкин.

Twitter башлыгы Джек Дорси әлеге хәбәрне расламаса да, оешманың кулланучыларга мөмкинлекләрне киңәйтү турында уйлануы турында хәбәр итте. Дорси сөйләвенчә, Twitterны кулланучылар 140 тамга кагыйдәсен урап узу юлын күптән тапкан: моның өчен озын текстлы скриншотлар (экранны фотога төшерү) кулланалар.

140 тамга кагыйдәсе 2006 елда кертелгән. Кулланучыларның бер ише моны хуплап чыкты, чөнки әлеге чикләү "кыскалыкта - осталык" принцибына өйрәтә. Икенчеләр каршылык белдерде, имеш, бу чикләү аларга фикерләрен тиешле дәрәҗәдә ачып салырга комачау итә.

Үзгәрешләр үз көченә керсә, Twitterда 140 тамга урынына 10 меңне язарга мөмкин булачак, бу хәзерге күрсәткечтән 70 тапкыр күбрәк дигән сүз, дип хәбәр итә "Интерфакс".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading