16+

"ТЫ СУПЕР" тамашасыннан соң Татарстан егетенә иганәчеләр фатир бүләк иткән

Бу хакта конкурсның финал өлешендә хәбәр ителде.

Бу хакта конкурсның финал өлешендә хәбәр ителде.

Минзәлә егете Даниланың "Ты супер" телешоуында ясаган чыгышыннан соң, аның хыялы тормышка ашты. Иганәчеләр аңа фатир бүләк итте, ә район хакимияте тавыш яздыру өчен җиһазлар алырга ярдәм итәчәк.

Татарстанда туып-үскән Данила Новиков бөтен Россиягә танылды, ул тамашаның ярымфиналында җырчы Дима Биланның "Держи" җырын башкарды. Аның әлеге чыгышы көчле алкышларга күмелде, һәм жюри тарафыннан югары бәяләнде.

"Өеңә кайткач, синең тагын кечкенә генә хыялың тормышка ашачак. Син бит музыка студиясенә яраклы көчле тавыш пульты алырга теләгән идең. Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән мөһим мәгълүмат бар: өеңә кайткач, сине өеңдә студия көтәчәк", - дип белдерде шоуны алып баручы Вадим Такменов.

Афәрин, Данила!!!

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading