16+

Тынычлыкның кадерен белик

Бөек Җиңү уңаеннан Казанда нинди чаралар узачак?

Бөек Җиңү уңаеннан Казанда нинди чаралар узачак?

Май. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы. Елы буе бәйрәм рухында яшәдек кебек. Тарихны барладык, сугыш темасына төрле чаралар, ветераннар белән очрашулар узды. Әлеге бәйрәмгә ныклап әзерләнде халык. Кайдадыр Җиңү көне уңаеннан һәйкәл ачылды, музей барлыкка килде. Россия Почтасы белән берлектә мәктәп укучылары ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә "Ватандашларга хөрмәт. Кул җылысы" акциясе кысаларында өчпочмаклы хатлар әзерләде. Татарстан республикасында гына да шундый 80 меңнән артык хат юлланды.

Иреннәрдә елмаю, күзләрдә яшь белән каршы ала бу көнне ветераннар. Сугыш истәлекләрен күңелендә саклаган, ватан, тынычлык өчен көрәшкән "тере тарих" - Бөек Ватан сугышы шахитләре белән Казанда да еш очрашабыз. Ветераннар хәтерләрен яңарта. Сугыш хакында сөйли. Без үз чиратыбызда сабак алыйк. Кабатланмасын иде 41 нче еллар, булмасын иде сугыш. Имин, тыныч тормышта яшәргә язсын!

Ә быел Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бәйрәм аеруча югары дәрәҗәдә узар, дип ышандыра оештыручылар. Бәйрәм салюты да ун минут дәвам итәчәк, дип белдерә Казан шәһәр башлыгының социаль сораулар буенча урынбасары Наталья Гречанникова. Чагыштыру өчен, былтыр ул 6 минут буе барган, быелгы салют үзенең матурлыгы белән дә истә калачак. Гадәттәгечә, ул 22.00 сәгатьтә башланачак. Җиңү көне уңаеннан, Казанда шактый гына чаралар узачак. Сүз уңаеннан, быелгы бәйрәм чараларын оештыру өчен барлыгы 46 миллион сум акча тотылган.

7 май көнне Муса Җәлил исемендәге дәүләт опера һәм балет театрында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов ветераннар белән очрашачак.
Икенче көнне Арча һәм Архангель зиратларында җирләнгән Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз каберләренә чәчәк кую планлаштырыла.

9 май көнне кышы буе төзекләндерелгәннән соң, яңартылган Җиңү паркы ачылачак. Анда мәңгелек утка һәм сугыш елларында тол калган хатын-кызлар һәйкәленә чәчәк куячаклар. Җиңү паркында электрон варианттагы Хәтер китабы павильоны да ачылыр дип көтелә. Шулай ук "Үлемсез гаскәр" дип исемләнгән акция дә узачак. Анда 35 меңләп Татарстан укучысы һәм студенты катнашыр дип көтелә. Акция барышында укучылар һәм студентлар кулларына ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, концлагерь тоткыннарының фотоларын тотып, бер рәткә тезелеп басачак. Һәр сурәт астында герой турында мәгълүмат язылачак. Шул рәвешле, без ватандашларыбызның батырлыгына соклануны, сугыш хатирәләрен күңелдә саклавыбызны күрсәтәчәкбез. Бәйрәм чаралары 10.00 сәгатьтә Ирек мәйданында дәвам итәчәк. Театральләштерелгән номер белән башланып киткән бәйрәм тантанасында Казан горнизоны хәрбиләре марш атлаячак һәм беренче тапкыр хәрби техника парады да оештырылачак. Кунакларны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котларга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов та килер дип көтелә.

Кичке сәгать 19.00 дә исә казанлыларны, шәһәр кунакларын "Казан-Арена" стадионы янында концерт программасы көтә. Бәйрәм ун минутлык тантаналы салют белән тәмамланачак.

Шәһәрнең җәмәгать транспорты 9 майда озынайтылган режимда эшләячәк, җәмәгать транспортындагы видеоэкраннардан ветераннар котлаулары тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading