16+

"Тынычланырга иртәрәк": белгеч Россиядә COVID-19 вәзгыяте турында үз фикерен җиткерде

Вознесенский: COVID-19 сезонлы ОРВИ буларак калачак, ләкин тынычлану өчен иртәрәк.

Вознесенский: COVID-19 сезонлы ОРВИ буларак калачак, ләкин тынычлану өчен иртәрәк.

Коронавирус сезонлы ОРВИ буларак калачак, язга таба авыручылар саны кимиячәк, ләкин тынычланырга әле иртәрәк, дип яза РИА Новости Россия Халыклар дуслыгы университетының йогышлы авырулар кафедрасы доценты Сергей Вознесенский сүзләрен китереп.

Белгеч әйтүенчә, хәзер, көзге-кышкы чорда ОРВИ, салкын тиеп авыручылар саны арта бара, COVID-19 буенча да шул ук хәл күзәтелә.

"Шуңа күрә көзге-кышкы чор тәмамлангач, авырулар саны азаер дип өметләнәбез. Бу очракта COVID-19 гадәти “салкын тию”гә әйләнеп калачак дип әйтә алабыз. Тик бүгенге көндә хәтта Россиядә дә бу чирдән көн саен дистәләгән кеше үлә. Шуңа да салкын тиюнең беренче билгеләре күзәтелүгә үк үзизоляциядә калу, эшкә бармау, кеше арасына чыкмау хәерле,"- дигән Сергей Вознесенский.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading