16+

Удачина: Конституциягә төзәтмәләр балалы гаиләләрне яклау күзлегеннән караганда әһәмиятле

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина РФ Конституциясендә балаларны һәм гаиләләрне яклау, традицион гаилә кыйммәтләренә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Иң мөһим өлешләрнең берсе ул, балаларның Россия дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булуы турындагы нигезләмәнең конституция нормасы сыйфатында билгеләнүе, дип ассызыклады Удачина. Балалар омбудсмены сүзләренчә, соңгы ун елда Россиядә балалар турында кайгырту, шул исәптән аеруча гаилә институты ярдәме белән бәйле мәсьәләләр турында даими фикер алышалар. Иң мөһиме - бу мәсьәләләр бездә чыннан да хәл ителә. Һәм бу өстенлекләрне Конституциядә беркетү мондый сәясәтнең логик дәвамы булып тора, диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading