РФ Оборона министрлыгы белдерүенчә, 30 май көнне иртән Киев хакимияте Мәскәүдәге объектларга пилотсыз очу аппаратлары белән һөҗүм иткән. Ведомство мәгълүматлары буенча, 8 самолет тибындагы пилотсыз очкыч һөҗүмгә җәлеп ителгән.
"Бүген иртән Киев режимы Мәскәү шәһәрендәге объектларга пилотсыз очу аппаратлары белән террор һөҗүме ясады", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Өч пилотсыз очкыч радиоэлектрон көрәш чаралары белән юкка чыгарылды, Россия хәрбиләре Мәскәү өлкәсендә тагын биш дронны «Панцирь-С» зенит ракета-пушка комплексы белән бәреп төшерде, диелә хәрби ведомство хәбәрендә.
Искәртик, бүген иртән Мәскәү мэры Сергей Собянин хәбәр иткәнчә, башкалада берничә пилотсыз очкыч биналарга килеп бәрелгән, нәтиҗәдә биналар бераз зыян күргән. Аның мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләр юк. Соңрак белгечләр дроннарның ике торак йортка эләгүен ачыклаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар