16+

Украинадагы хәрби операциядә тагын бер Чаллы кешесе һәлак булган

Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

Украинадагы хәрби операция вакытында 46 яшьлек Чаллы кешесе - Руслан Владимирович Филатов һәлак булган. Ир-ат Автокаланың Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариатыннан озатылган иреклеләр отрядына кергән. Бу хакта Чаллы мэры Наил Мәһдиев үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.

«Руслан Владимирович чын ир-егет иде, ул гражданлык бурычын намус белән үтәде. 90нчы елларда Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашты. Ул мәңгегә безнең күңелләрдә калачак», - дип өстәде шәһәр мэры.

Аның исеме «Ватан-ана» мемориаль комплексында уеп язылачак, ул киләчәк буыннарга батырлык һәм хәрби антка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк. Чаллы хакимияте Руслан Владимировичның гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша, җирләү эшләрен оештыруны шәһәр Башкарма комитеты үз өстенә алачак.

Чыганак: Татар-информ

Фото: https://chelny-izvest.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading