16+

Укучыларны мәктәпкә әзерлиләр

20 август көнне Казанның 177нче мәктәбендә "Мин беренче сыйныф укучысы" дип исемләнгән бәйрәм узачак.

20 август көнне Казанның 177нче мәктәбендә "Мин беренче сыйныф укучысы" дип исемләнгән бәйрәм узачак.

Әлеге чара "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" хәйрия акциясе кысаларында уза. Чарада төрле бәйгеләр, күңелле концерт булыр дип көтелә. Аз керемле, күп балалы, авыр хәлле гаиләләрдәге беренче сыйныфка баручы 137 балага мәктәп букчасы тапшырылачак. Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районында быел беренче сыйныфка укырга баручы 3222 баланың 436сы ярдәмгә мохтаҗ икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading