16+

Укучылар һәм студентлар өчен дистанцион уку ел ахырына кадәр булачак

19 ноябрьдән музей, бассейн, концерт заллары ябыла.

19 ноябрьдән музей, бассейн, концерт заллары ябыла.

18 ноябрьдән Төркиядә коронавирус белән бәйле яңа чикләүләр кертелгән. Анда ял көннәрендә сәгать иртәнге 10.00нан кичке 20.00гә кадәр чыгу тыела. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә урамга чыгу чикләнгән иде, хәзер бу таләп 20 яшькәчә булганнарга да кагыла. Сәүдә үзәкләре, кибет, ресторан, чәчтарашханәләр иртәнге 10.00нан кичке 20.00гә кадәр эшли. Укучылар һәм студентлар өчен дистанцион уку ел ахырына кадәр булачак.

Спорт чаралары тамашачыларсыз үтәчәк. Кинотеатрлар ябыла. Уен һәм спорт мәйданчыкларыннан куллану тыела.

19 ноябрьдән музей, бассейн, концерт заллары ябыла. Соңгы тәүлектә Төркиядә 103 кеше үлгән, 421 мең кешедә коронавирус табылган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading