16+

Укырга 15 сентябрьдә?!

Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин уку елы башын 1 сентябрьдән 15нче сентябрьгә күчерергә тәкъдим итә.

Россия Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин уку елы башын 1 сентябрьдән 15нче сентябрьгә күчерергә тәкъдим итә.

Көзнең беренче атналарында һава торышы туризм өчен уңайлы, шуңа да укуны кичектереп торырга кирәк, дип саный ул. Игорь Левитин әйтүенчә, Көнбатыш Европа илләрендә, территорияләрнең туристик куәтен файдалану максатыннан, "беренче кыңгыраулар"ны мәктәпләрдә 15-20 сентябрьгә күчерәләр.

Әлеге тәкъдимне Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы хупламаган. Россия Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Наталья Третьяк бу төр үзгәрешләрнең максатка ярашлы түгеллеге турында белдергән.

Кыскасы, 1 сентябрь эллекечә илдә Белем көне булып калыр, мөгаен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading