16+

Укытучыны мәктәптән үк әзерләргә кирәк

Татарстанда 1 сентябрьдән педагогик юнәлештәге 160 сыйныф ачылачак. Төгәлрәге, республиканың һәр районында да шундый сыйныфларны ачу күздә тотыла.

Татарстанда 1 сентябрьдән педагогик юнәлештәге 160 сыйныф ачылачак. Төгәлрәге, республиканың һәр районында да шундый сыйныфларны ачу күздә тотыла.

 Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында хәбәр итте.
–Хәзерге вакытта Татарстанның барлык районнарында диярлек 160 сыйныф билгеләнгән, алар педагогик белгечлекләр өчен абитуриентлар әзерли ала, – дип сөйләде ул.  – Мондый практика 1990 елларда һәм хәтта 2000 еллар башында булды. Хәзер без бу традицияне торгызабыз. 
Поминов сүзләренә караганда, педагогик сыйныфларның уку планнарына яңа юнәлешләр кертелергә тиеш. Моның өчен “педагогик ВУЗларның һәм педагогик көллиятләрнең укыту-методик мөмкинлекләрен” куллану планлаштырыла.
–Безнең алда торган бурыч – мәктәпне тәмамлаучыларның иң сәләтлеләрен укытучы һөнәренә җәлеп итү. Укытучы һөнәрен аңлап сайлауга әзерлек булып психологик-педагогик юнәлештәге мәктәп сыйныфларын ачу тора, – дип ассызыклады ул. 
Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, педагогик сыйныфны тәмамлаучылар профиль буенча максатчан укуга төп дәгъвачылар булырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading