16+

«Ул яхшы укыды һәм шәп спортчы иде» Украинада һәлак булган Алексей Кондратьев турында якташлары әнә шулай искә ала

Өлкән лейтенант Алексей Кондратьев бүген фаҗигале үлеме турында 4 март көнне Башкортстан башлыгы Радий Хабиров хәбәр итте. 

Өлкән лейтенант Алексей Кондратьев бүген фаҗигале үлеме турында 4 март көнне Башкортстан башлыгы Радий Хабиров хәбәр итте. 

Солдат 1996 елның 8 маенда Зианчурин районында туган.  Ул яхшы укыган һәм бик яхшы спортчы булган. Олимпиадаларда беренче урыннарны яулаган, күпсанлы мактау грамоталары һәм дипломнар белән бүләкләнгән. Мәктәп елларында волейбол, самбо һәм теннис секцияләрендә шөгыльләнгән, дип яза Башкортстанның “Зианчуринский зори” район газетасы.

2013 елда Кондратьев тыл һәм транспорт Хәрби академиясенә укырга керә. Керү имтиханнарын югары баллга тапшырган һәм бик яхшы физик әзерлек күрсәткән. Институт җитәкчелеге егетнең әти-әнисенә - Галина Анатольевнага һәм Михаил Алексеевичка шундый ул үстергәннәре өчен рәхмәт белдергән.
Бер елдан соң Башкортстан курсанты Кызыл мәйданда узган Җиңү парадында катнашу хөрмәтенә лаек булган.   

Уку һәм хезмәт итү урыны буенча бүленеш тәмамланганнан соң, Алексей Кондратьев Белгород өлкәсендә урнашкан хәрби частьта хезмәт иткән.
Икенче курс студенты чагында ук ул Башкортстанның “Зианчуринский зори” район газетасына интервью биргән.

«Хәрби һөнәр - балачагым хыялы. Ә әлеге һөнәрне сайлавымның берничә сәбәбе бар: беренчедән, хезмәт итү абруйлы, шулай ук анда таныш егетләр укый. Параллель рәвештә икенче белгечлеккә-икътисадчы укыдым. Уку җиңел бирелде, бик яхшы укыйм. Минем өчен 2014 елның 9 маенда Кызыл мәйданда хәрби парадта катнашу якты вакыйга булды. Үз киләчәгемне, гаиләнең киләчәген, Ватаныбызның киләчәген бәхетле, имин, ә иң мөһиме - тыныч күрәм», дип сөйләгән егет Башкортстан журналистларына. 
Исянгыл авылында Алексей Кондратьевның якыннары, дуслары, сыйныфташлары, яшь хатыны һәм биш айлык баласы калды. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр иткәнчә, һәлак булган солдат гаиләсенә бөтен кирәкле ярдәм күрсәтеләчәк, дип яза Башинформ. 

Фото: социаль челтәрләрдәнсоцсетисоцсети

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading