16+

Улымны коткарам дип, 500 мең сумнан колак каккан

83 яшьлек Казан пенсионеры мошенниклар корбаны булган.

83 яшьлек Казан пенсионеры мошенниклар корбаны булган.

Аның 500 мең сум акчасын урлаганнар, дип яза Казан мэриясе. Казан кешесе мөрәҗәгать иткән «Савиново» полиция бүлегендә «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре акчаларны алган арадашчының һәм җинаятьнең башка катнашучыларының шәхесләрен ачыклый.

Хатын-кыз полициягә 22 гыйнварда мөрәҗәгать иткән. Аңа янәсе улы шалтыратып, үзенең юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуын һәм 7 ел төрмә янаганы турында хәбәр итә. Зыян күрүче сүзләренчә, бу вакытта ул шок хәлендә булган һәм шалтыратучыга ышанган. Пенсионер бөтен кирәкле шартларны үтәргә ризалашкан. Әңгәмәдәш бу хәл турында беркемгә дә сөйләргә һәм телефон трубкасын куярга ярамый, дип аңлаткан.

Җинаять җаваплылыгыннан качарга ярдәм итү өчен ул пенсионеркадан 1 млн сум сораган. Әмма аның ярты суммасы гына булган. Моңа шалтыратучы түләүләрне киметергә тырышачакмын, дип җавап биргән. Нәтиҗәдә, карак олы яшьтәге хатынга алдагы гамәлләре турында инструкция биргән һәм сөйләшүне туктаткан. Кич белән билгеләнгән вакытта зыян күрүче янына билгесез бер егет килгән һәм акча салынган төргәкне алган.

Соңрак хатын үзенең килененә шалтыраткан һәм улының өйдә һәм аның белән бар да тәртиптә булуын ачыклаган. Икенче көнне ул полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткән һәм булган хәл турында сөйләгән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading