16+

Улын балконнан ыргыткан бәндәгә хөкем карары чыккан

Әнисен яклап чыккан 11 яшьлек улын балконнан ыргыткан ир тугыз ел да дүрт айга каты режимлы колониягә хөкем ителгән, дип хәбәр итә Екатеринбург төбәк прокуратурасы 

Әнисен яклап чыккан 11 яшьлек улын балконнан ыргыткан ир тугыз ел да дүрт айга каты режимлы колониягә хөкем ителгән, дип хәбәр итә Екатеринбург төбәк прокуратурасы 

Свердловск өлкәсе буенча тикшерү идарәсе мәгълүматлары буенча, 2022 елның 18 июнендә төнлә Екатеринбургта яшәүче 41 яшьлек исерек хәлдәге ир Дагестан урамындагы тулай торакка килеп элекке хатынын кыйный башлый. 11 яшьлек улы әнисен яклап чыга, шул арада хатын-кыз урамга чыгып, ярдәм сорый ала. 

Ир-ат бөтен ачуын баладан алырга була, малай балконга йөгерә, анда аны әтисе куып җитә һәм балконнан ыргыта, яшүсмер "биш метрдан да ким булмаган биеклектән" егылып төшкән, дип билгеләп үтәләр прокуратурада.   

Табиблар малайны коткара алган. Ике кешене үтерергә омтылу маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әлеге дуамал ир берничә тапкыр хөкем ителгән булган.  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading