16+

Универсиадада Татарстаннан 25 спортчы чыгыш ясаячак

2-12 март көннәрендә Красноярск шәһәрендә 29нчы Бөтен­дөнья кышкы Универсиада уеннары үткәреләчәк. Анда 3 меңгә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

2-12 март көннәрендә Красноярск шәһәрендә 29нчы Бөтен­дөнья кышкы Универсиада уеннары үткәреләчәк. Анда 3 меңгә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

Татарстаннан уеннарда 25 спортчы чыгыш ясаячак. Алар фигуралы шуу, чаңгы ярышы, сноуборд, туплы һәм алкалы хоккей кебек спорт төрләрендә медальләр өчен көрәшәчәк. Универсиаданы ачу тантанасы 7 мең кеше сыйдырышлы «Платинум Арена»да уза. Туры трансляцияне телевизордан 20.19 сәгатьтә карап була. Ярышларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан спорт министры Владимир Леонов та Красноярскидан күзәтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading