16+

Урааа!!! Казаннан Антальяга самолетлар оча башлады

Коронавирус белән бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылганнан соң. беренче халыкара рейс башкарылды.

Коронавирус белән бәйле чикләүләр гамәлдән чыгарылганнан соң. беренче халыкара рейс башкарылды.

Халыкара пассажирлар авиаэлемтәсе яңартылган шәһәрләр исемлегенә Казан да кертелгәннән соң, бүген иртән Татарстан башкаласыннан беренче рейс башкарылды.

AZUR air авиакомпаниясе самолетына утырган 238 пассажир иртәнге 4:10та Төркиянең Анталия шәһәренә очты, дип хәбәр итә "Казан" халыкара аэропорты матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта Казан аэропорты ташучылар белән берлектә оператив режимда халыкара рейсларны килештерү (һава судноларының хәрәкәт итү графигын төзү) мәсьәләләрен тикшерә.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading