16+

“Урман утырту көне” дәвам итә

Билгеле булганча, 1 октябрь көнне Татарстанда «Урман утырту көне» билгеләп үтелде.

Билгеле булганча, 1 октябрь көнне Татарстанда «Урман утырту көне» билгеләп үтелде.

Шул уңайдан, 2010 елдан бирле көз һәм яз көне агач утырту акциясе популярлаша бара. Быел Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән барлыгы 3 миллион төп агач үсентесе утыртырга ниятлиләр.

Татарстан премьер- министры Илдар Халиков бер чыгышында: "Татарстан территориясенең 17 процентын гына урманнар биләгән - бу бик аз. Шуңа да республика җитәкчелеге тарафыннан Татарстан территориясендә урманнарның булганын саклап калу гына түгел, урман утыртуны арттыру өчен бөтен тырышлыкны кую бурычы куелды",- дигән иде. «Урман утырту көне» акциясе уңаеннан, Татарстанның төрле районнарында паркларда, скверларда төрле чаралар оештырыла, чыршы, нарат, юкә, миләш, балан үсентеләре утыртыла.

Әле шушы көннәрдә генә Олы Кайбыч мәктәбе тирәли 25 алмагач утыртканнар. Үсентеләрнең саны символик рәвештә сайланган. Нәкъ менә моннан 25 ел элек мәктәпне тәмамлаган укучылар бергә җыелышып, туган мәктәпләрен әнә шулай яшелләндерергә булганнар. Теләчедә исә районның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан, 25 төп каштан агачы, ә Сабан туе уза торган паркка 500 төптән артык чыршы утыртканнар. Казанда көзге агач утырту эшләре күбрәге шәһәр яны урманчылыгының Биектау һәм Матюшино кишәрлекләре территорияләрендә бара. «Урман утырту көне» акциясе 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading