16+

Урман янгыннары куркынычы булу сәбәпле Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Кайбер районнарда урман янгыннарының гадәттән тыш югары куркынычы саклана.

Кайбер районнарда урман янгыннарының гадәттән тыш югары куркынычы саклана.

Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада шторм кисәтүе игълан ителде.

10-28 августта республикада урыны белән урман янгыннарының югары, ә аерымрайоннарда гадәттән тыш югары куркынычы саклана. Әйтик, татарстанлыларга Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Әлки, Әлмәт, Арча, Баулы, Биләр, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Ислейтар, Кайбыч, Кәләй, Кама, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Лубян, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе, Шәһәр яны, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары территорияләрендә урнашкан урманнарга керү мөмкинлеге чикләнгән.

Бу вакыт аралыгында урманнарда кисәтү аншлаглары урнаштырылачак, Урман юлларын шлагбаумнар белән ябачаклар, тәүлек буе кизү торачаклар һәм урман массивларында патрульлек итүне көчәйтәчәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading