16+

Урманнарда учак кабызмыйча тор

Татарстанда урманнарның гомум мәйданы 1 миллион 236 мең гектар. Республикада бу көннәрдә урнашкан 25-30 градус эссе һава әлеге байлыкка да куркыныч тудыра.

Татарстанда урманнарның гомум мәйданы 1 миллион 236 мең гектар. Республикада бу көннәрдә урнашкан 25-30 градус эссе һава әлеге байлыкка да куркыныч тудыра.

– Урманнар федераль милек булып санала. Республикада шәхси урманнар юк, билгеле бер вакытка арендага тапшырылган кишәрлекләр генә бар. Татарстанның яшел байлыгын янгыннардан бергәләшеп саклыйк. Уртак тырышлык белән соңгы җиде елда республикада урманнар януга юл куелмады, – диде Урман янгыннарына каршы үзәк җитәкчесе Айрат Әхмәров.

– Татарстан урманнары җиләк-җимешләргә, үсемлекләргә бай. Үрдәкләр, төлкеләр күп, Биектау районы урманнарында берничә ел кечкенә аю да күренгәләде әле. Урман җимешләрен җыйган өчен бернинди чикләү юк, Кызыл китапка кертелгән сирәк үсемлекләрне өзәргә ярамый. Мин үзем гөмбә җыярга Кукмара районындагы туган авылым Лубьянга кайткалыйм. Анда да гөмбә җыюдан бигрәк, урман тәртиптәме икән дип карап йөрим, – дип, әңгәмәгә кушылды Казан шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев.

Айрат Әхмәров сөйләгәнчә, Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләре зоналарында урман янгыннары чыгу ихтималы аеруча зур. Янгын башланса, урманнарга терәлеп урнашкан 82 авылга, 150 бакчачылык ширкәтенә һәм балаларның җәйге лагерьларына куркыныч яный.

Эссе һава хөкем сөргән көннәрдә урманнарда учак кабызырга ярамый, корыган үләннәрне ягу тыела.

– Урманга 50 мең сумнан да артыграк зыян салынса, җинаять эше кузгатыла. Гаепле кеше җиде елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин, – дип кисәтте Айрат Әхмәров.

Республикада урман янгыннарына каршы 23 янгын сүндерү-химия станциясе булдырылган. Махсуслаштырылган 310 берәмлек техника әзерлектә тора. Татарстан урманнары автопатрульләр, авиация һәм космос ярдәмендә күзәтчелектә тотыла. Быел 1 квадрокоптер сатып алырга ниятләнелә.

Шәһәр яны урманнарында янгыннарга каршы 150 километр ерганак сызылган.

Белеп тор!

  • Урман янгыннары турында түләүсез 8(800)100-94-00 телефоны аша хәбәр бирү сорала.
  • Урманнарда янгынга каршы кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, гражданнарга – 1500 сумнан 3000 сумга, җитәкчеләргә – 10 мең сумнан 20 мең сумга һәм юридик затларга 50 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф салына.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading