16+

УЗИга – чират, белгечләргә – кытлык

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга өстенлекле максатлар турында сөйләштеләр. Әлеге максатларны халык үзе билгеләде. Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү оештырылган иде.

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында 2020 елга өстенлекле максатлар турында сөйләштеләр. Әлеге максатларны халык үзе билгеләде. Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү оештырылган иде.

8 меңгә якын кеше иң мөһим дип санаган максатлар өчен тавыш бирде, моннан тыш алар бу мәсьәләләрне чишү юлларын да тәкъдим итте.

Киләсе елга билгеләнгән төп бурычларның беренчесе – УЗИ аппаратларыннан файдалану мөмкинлеген җайга салу. Бу пунктка 55,3 процент кеше тавыш биргән. Ни хикмәт, хәзер пациентлар авыру турында аппаратлар күбрәк сөйли, дип ышана. Табиблар да диагнозны анализ нәтиҗәләреннән чыгып билгели. Әмма УЗИга – чират. Шул ук вакытта яңа аппаратлар сатып алу гына да мәсьәләне чишмәс кебек. Чөнки заманча җиһазларда эшли белгән белгечләргә кытлык. Дөрес, бу мәсьәләдә Казан дәүләт медицина университеты ярдәм итәргә вәгьдә бирде. Киләсе елга 100дән артык яшь белгеч заманча җайланманы үзләштерергә җыена.

Өстенлекле максатлар арасында икенче урында медицина учреждениеләрен кадрлар белән тәэмин итү тора. Бу, чынлап та, медицинада авырткан урыннарның берсе. Белгечләрне хастаханәләргә җәлеп итү өчен төрле юлларны эзлиләр. Өченче бурыч – табибларга электрон юл белән язылуны арттыру. Электрон чират халык арасында киң кулланыла. Шулай да бу мәсьәләдә дә камилләштереп бетерәсе әйберләр җитәрлек. Шулай ук халык «Дус­танә сырхауханәләр»не арттыру, яман шештән үлүчеләр санын киметү дигән пунктларга да актив тавыш биргән.
Күп мәсьәләләр быел хәл ителсә дә, кайберләрен белгечләр киләсе елда чишәргә вәгъдә бирде.

Эльвира Мозаффар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading