16+

Ваһапов фестивале җиңүчеләре билгеле!

Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестивале узды. Лауреатлар исемлеген тәкъдим итәбез.  

Ваһапов фестивале җиңүчеләре билгеле!

Казанда Рәшит Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестивале узды. Лауреатлар исемлеген тәкъдим итәбез.  

Яшь башкаручылар конкурсында III урынга лаек булдылар: 

- "Камера-концерт җырын башкару" номинациясе буенча:
Ренат Инсапов (Оренбург дәүләт сәнгать институты);
Салават Шәфыйков (Татарстан Дәүләт Камера хоры);
Гөлназ Мулләхмәтова (Казан дәүләт мәдәният институты);
Руслан Габбасов (Казан Дәүләт консерваториясе).

“Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 3 урынга лаек булды:
Камилла Алиәскәрова (Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты).

"Халыкчан башкару" номинациясе буенча 3нче урынны яуладылар:
Энҗе Әхмәтҗанова (Казан музыка көллияте);
Айзилә Вахитова (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте);
Айнур Исламов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан);
Илдар Сафин (Казан дәүләт мәдәният институты);
Әнис Шакиров (Арча педагогика көллияте).

 "Эстрада җыры" номинациясе буенча 3нче урынга лаек булды:
Азалия Яфясова (7 нче балалар сәнгать мәктәбе, Яр Чаллы).

“Инструменталь башкару” номинациясе буенча: 
Рамазан Гыйниятов;
Илназ Дудкин;
Рәнис Галимҗанов (Казан Дәүләт консерваториясе).

"Вокаль ансамбль" номинациясендә 3нче урынны яуладылар:
“Караш” төркеме (Казан шәһәре);
“Йолдыз” ансамбле (Екатеринбург).

Рәшит Ваһапов исемендәге XVII Халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсында II урынга лаек булдылар:

"Камера-концерт җырын башкару" номинациясе буенча: 
Илдар Рәхимов (Казан Дәүләт консерваториясе);
Алмас Сирусин (Уфа Дәүләт мәдәният институты, Башкортостан).

“Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 2 нче урынга лаек булды:
Павел Шевнин (Казан Дәүләт консерваториясе).

"Халыкчан башкару" номинациясе буенча 2нче урынны яуладылар:
Нәфис Нигамаев (Нефтекама дәүләт филармониясе, Башкортостан);
Тимур Рамазанов (Уфа Дәүләт мәдәният институты, Башкортостан).

 "Эстрада җыры" номинациясе буенча 2нче урынга лаек булды:
Әлфия Нигъмәтуллина (Башкорт дәүләт филармониясе).

“Инструменталь башкару”-  2 нче урын:
Рауль Камалов (Казан Дәүләт консерваториясенең Урта махсус музыка мәктәбе);
Айбулат Гиләҗетдинов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).

"Вокаль ансамбль" номинациясендә 2нче урынны яуладылар:
Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов (Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды);
Инсаф Ганибаев, Миләүшә Ногманова (Казан музыка көллияте).

"Камера-концерт җырын башкару" номинациясендә беренче урынга лаек булдылар: 
Диләрә Төхвәтуллина (Н.Г.Жиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясе);
Эрнест Сөләйманов (П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү Дәүләт консерваториясе).

“Татар җыры – башка милләт вәкилләре башкаруында” номинациясе буенча 1 нче урынга лаек булды:
- Аршак Алтунян (Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы йорты).

"Халыкчан башкару" номинациясе буенча 1нче урын:
Татьяна Ефремова (Казан дәүләт мәдәният институты);
Линар Шәймөхәммәтов (Октябрьский музыка көллияте, Башкортостан).

"Эстрада җыры" номинациясе буенча профессионаллар арасында 1нче урын бирелмәде. 
“Инструменталь башкару” – 1 нче урын:
- Айнур Моратов (Казан дәүләт мәдәният институты).

"Вокаль ансамбль" номинациясе, 1нче урын 
«Алабуга» җыр һәм бию ансамбле (Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте);

«Башкорт халык җырларын иң яхшы башкаручы» номинациясе буенча 1 нче урынга лаек булды:
Динар Гобәйдуллин (Сибай шәһәре, Башкортостан).

Гран-при
Алмас Хөсәенов (Татарстан Дәүләт Камера хоры).


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading