16+

Вакцинадан зыян күрүчеләргә компенсация күләмен арттырырга мөмкиннәр

Бу тәкъдимне Россия сәламәтлек министры Михаил Мурашко да хуплаган.

Вакцинадан зыян күрүчеләргә компенсация күләмен арттырырга мөмкиннәр

Бу тәкъдимне Россия сәламәтлек министры Михаил Мурашко да хуплаган.

Вакцинадан зыян күрүчеләргә компенсация күләмен арттырырга кирәк дигән тәкъдимне Россия сәламәтлек министры Михаил Мурашко хуплады, дип яза "РИА Новости". Компенсация күләмен арттырырга кирәклеген Дәүләт Думасы депутаты Федот Тимусов җиткергән иде. 
Вакцина кадату нәтиҗәсендә инвалид калган кешегә бер тапкыр 10 мең сум акча бирелә. Компенсация 2000 елдан алып индексацияләнмәгән. 
Тимусов исә прививка ясаган һәр кешене 10 млн сумга иминиятләштерергә кирәк, дигән иде. Сәламәтлек саклау министрлыгында исә вакцинаны авыр кичерүчеләр больничныйда чыга алуын искәртте. Моннан тыш, прививка ясатып, кеше вафат була икән, аңа 30 мең сум акча каралган. 
Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин Россиядә вакцинацияләү темпларын көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләрен активлаштырырга чакырды.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading